30 нчы октябрь көнне Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчетендә район күләмендә Коръән уку бәйгесе һәм 10-15 яшькә кадәр балалар арасында Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабын белү буенча викторина узды. Әлеге гыйлем сынау чараларында катнашырга Әгерҗе, Иж-Бубый, Көчек, Кырынды, Яморза, Тирсә һәм Исәнбай авылларыннан имамнар үзләренең шәкертләрен алып килделәр.
Бәйгене башлап җибәрер алдыннан “Нур” мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин барлык катнашучыларга да бәйгенең кагыйдәләрен аңлатып, аларга уңышлар теләде.
Бүгенге көндә дин гыйлемен алырга бөтен мөмкинлекләр бар, бары тик тырышырга гына кирәк, барлык мөселманнар үзара изге гамәлләрдә узышырга тиеш дип, нәсихәтләрен әйтте.
Бу бәйгеләр сайлап алу туры буларак узды.
Бәйге узгач жюри агъзалары (“Нур” мәдрәсәсе мөгаллимәләре һәм авыл имамнары) катнашучыларның җыйган балларын санап түбәндәге нәтиҗәләргә килделәр:
Коръән бәйгесендә җиңүчеләр:
Ирләр арасында (6 катнашучы)
1 урын – Курбанов Габделмәлик Ренат улы 15 яшь (Чишмә авылы)
2 урын – Галләмов Рәшит Габдулхәй улы 69 яшь (Көчек)
3 урын – Мөхаммәтдинов Мансур Мөхаммәтдин улы 80 яшь (Көчек)
Хатын-кызлар арасында (7 хатын-кыз, 6 кыз бала)
1 урын – Галләмова Әлфия Тахир кызы (Әгерҗе)
2 урын – Зиятдинова Анисә апа (Әгерҗе)
3 урын – Калимуллина Рәйсә апа (Кырынды)
Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабын белү буенча викторинада җиңүчеләр: (6 малай 11 кыз)
1 урын – Сәлимгәрәева Гүзәл Рифат кызы (Хор-Ключ)
2 урын – Хабирова Ралина Шамил кызы (Исәнбай)
3 урын – Идрисова Азалия Рамил кызы (Исәнбай)