Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Алабуга мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредәге хәзрәтләр белән очрашып, аларга мөфтинең сәламнәрен тапшырды, дини эшләре белән танышты. Имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән берлектә Алабуганың Үзәк мәчетендә, шулай ук “Шатлык”, “Әл-Кадыйр” мәчетләрендә булды.
Бүгенге көндә Алабугада 5 мәчет эшләп килә, алтынчысы төзелә.
Шулай ук Рөстәм хәзрәт бу көнне Алабуга мөхтәсибәте оештырган турнирда булды. Алабуга мөхтәсибәте призларына оештырылган ярышларда барлыгы 11 мөхтәсибәт мөселманнары катнашты.