Коръән уку бәйгесенең икенче этабы башлана

01 ноябрь 2016 ел 10:40
Коръән уку бәйгесенең икенче этабы башлана

Август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән татарлар арасында Коръән укырга өйрәнүне үстерү һәм Коръән-хафизларны арттыру максатыннан өч этаптан торган Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку  буенча конкурс игълан ителгән иде.

Нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе, Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллин әлеге конкурс хакында болай диде: “Коръәнне белүнең, аны укуның һәм Коръән кушканча яшәүнең мәртәбәсе бик зур. Коръәнне Аллаһы тәгалә безгә бүләк итеп биргән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә «Сездән иң хәерлерәк  кешеләр шулардыр, кем Коръәнне өйрәнә һәм башкаларга өйрәтә», ди. Коръән уку һәм яттан сөйләү бәйгесен Изге Китапны өйрәнүгә күбрәк игътибар юнәлтү, яшьләрне, балаларны җәлеп итү  ниятеннән үткәрәбез. Без бу конкурсларда Изге Китапны өйрәнүнең фәзыйләтләре турында да аңлатабыз, вәгазьлибез.  Һәр мөхтәсибәттә Коръәнне өйрәнү процессының өзлексез, даими алып барылуы бик мөһим".

Хәзрәт октябрь ае дәвамында бәйгенең беренче өлеше мөхтәсибәтләрнең күпчелегендә оештырылуы хакында сөйләде. "Районнарда  бер-бер артлы Коръәнне яттан сөйләүчеләрне һәм матур итеп укый белүчеләрне барлау барды. 30 октябрьдә Питрәчтә булдым, анда бәйгегә күпчелек Шәле авылыннан җыелганнар иде. Бу атнада Әлмәт, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә уздырылачак бәйгеләрдә катнашырга җыенам. Коръән уку конкурсында  төрле яшьтәгеләр, шулай ук ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша. Бәйгенең икенче туры ноябрьдә районнарда җиңүчеләр катнашында казыятләрдә үткәрелә. Безнең барлыгы 9 казыят бар. Боларда җиңүчеләр өченче турга уза. Соңгы тур 8 декабрьдә Казанда үткәрелә ”.  

Әлеге мәртәбәле бәйгенең бүләкләре дә бик мәртәбәле. Бу хакта Илнур хәзрәт болай диде: “Соңгы турны Казанда ике урында: Гали мәчетендә һәм Зәңгәр мәчеттә уздырачакбыз. Беренчесенә ир-егетләрне, икенчесенә хатын-кызларны җыябыз. Ике номинациядә дә беренче урыннарны алучыларга Хаҗга юллама бирү каралган. Ягъни, дүрт юллама биреләчәк. Икенче урыннарга  - Гомрә хаҗына юллама, шулай ук дүрт юллама бүләк ителәчәк”.

Республика күләмендә караганда, Коръән уку бәйгеләре мөхтәсибәтләрнең күбесендә үтте инде. Әйтик, 9 октябрьдә Баулының “Өмет” мәчетендә мәчет каршында оештырылган курсларда гыйлем алучылар өчен Коръән уку конкурсы уздырылды.

Октябрьнең соңгы көннәрендә Тәтеш, Азнакай, Аксубай, Әгерҗе, Чистай, Питрәч, Менделеев, Әлмәт, Лениногорск һәм башка районнарда үткәрелде.

Бөгелмәдә узган конкурста барлыгы  60 кеше үзен сынап карады. Шунысы сөендерә, катнашучылар һәм жюри әгъзалары арасында 8 Коръән-хафиз бар иде.

Түбән Кама җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән бәйгесе 6 ноябрьдә үткәреләчәк. 

Аны түбәндәге юнәлешләрдә уздыру каралган:

- 7 яшькә кадәр. Катнашучы үзе  сайлаган сүрәне яттан уку.

- 30 нчы җүзне тулысынча яттан белү.

- 29, 30 нчы җүзне тулысынча яттан белү.

- 28, 29, 30 нчы җүзне тулысынча яттан белү.

- Коръәннән карап уку

3 ноябрь көнне Чистай мөхтәсибәтендә көньяк казыятка караган җиде район балаларының Коръән уку бәйгесен үткәрү көтелә. Әлеге мөхтәсибәт бәйгегә чакырып  социаль челтәрләр аша видеоязма да таратты.

4 декабрьдә көньяк-көнчыгыш төбәге казыятендә үткәрелә.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН Матбугат хезмәте

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы