Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул Бөтендөнья рус халык җыенының (ВРНС) “Россия һәм көнбатыш: цивилизацион чакыруларга җавап эзләүдә халыклар диалогы” дип аталган темага багышланган чарасында катнаша. Чара Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл җитәкчелегендә уза.
Әлеге җыенга төрле дин вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, якын һәм ерак чит илләрдән рус җәмгыятьләре җитәкчеләре, мәгариф, мәдәният әһелләре һәм башкалар чакырылган.
Җыенда традиционы кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре карала.