Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Санкт-Петербург шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул “Традицион диннәр – көчле Россия өчен” дип аталган Бөтенроссия конференциясендә катнаша.
Әлеге чара Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә дин белгечләре, сәясәтчеләр, социологлар катнашында уза.