Бөгелмәнең үзәк мәчетендә көзге каникуллар вакытында эшләүче “Сәлам” рухи сәламәтләндерү үзәгендә районның наркотикларга каршы комиссия вәкиле Наилә Хәйруллина белән очрашу үткәрелде. Наилә ханым балаларга сәламәт яшәү рәвеше хакында аңлатты. Синтетик наркотикларның ни кадәр зыянлы булуы хакында җиткерде. Шулай ук ул телефонның зыяны хакында сөйләде. Галимнәр фикеренчә, 8 яшькә кадәр кәрәзле телефоннан файдаланырга ярамый, чөнки телефон нурланышы аркасында баш мие яман шеше барлыкка килү куркынычы зур.
Балаларга тормышыбыздагы явызлыктан һәм әшәкелектән саклану юлы буларак дини кыйммәтләр җиткерелде.