Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Санкт-Петербург шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул “Традицион диннәр – көчле Россия өчен” дип аталган Бөтенроссия конференциясендә катнашты һәм чыгыш ясады.
Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә үткәрелгән әлеге чарага дин белгечләре, сәясәтчеләр, социологлар килгән иде.
Аерым алганда, Чечня республикасы мөфтие Салах Мәҗиев, Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеев һәм башкалар катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында бүгенге көндә Россиядәге дини вәзгыять хакында сөйләде.
"Динебез өйрәткәннәрне белгән кеше кешелек дөньясының дошманлык, күрәалмаучанлык халәтендә яшәвенә, бер-беребезне гаепләргә, санламаска бер сәбәп тә таба алмас. Без һәрвакыт үзебезнең үзенчәлекләрне саклаган, үстергән хәлдә бер-беребезгә якынаю юлларын эзләргә тиеш. Чөнки без барыбыз да бер тормыш җебенә тезелгән энҗе бөртекләре кебек", - диде Камил хәзрәт.
Шулай ук мөфти исламны аның асыл чыганаклары аша өйрәнергә һәм динебез хакында белемне гыйлем ияләреннән тупларга, азчылыкны тәшкил итүчеләрнең шикле дәгъватына иярмәскә чакырды.
Моннан тыш мөфти Камил хәзрәт конференциядә катнашучыларга, Санкт-Петербургта яшәүче дин кардәшләребезгә Татарстан мөселманнары сәламен җиткереп, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеевка татар шамаилен бүләк итте.