Гаилә мәчетенә сабыйлар да йөри

02 ноябрь 2016 ел 17:21
Гаилә мәчетенә сабыйлар да йөри
Бу көннәрендә Гаилә мәчетенә көзге лагерьга 25 бала йөри. Иртәдән өйлә намазына кадәр ир балалардан һәм кызлардан торган аерым төркемнәрдә Айгөл һәм Нуршат хәзрәт Муллагалиевләр дин сабагы бирә. Дәресләрдә балалар намаз уку тәртибен, зикерләрне, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре тормышыннан элек укыган гыйбрәтле хикәяләрне исләренә төшерә. Мөгаллимнәр фикеренчә, кабатлап тормаганда мәчеттә алган белемнәр онытылырга да мөмкин, шуңа күрә ата-аналар, балам дин гыйлеме алсын, дип ниятләгәннәр икән, өйдә дә аларның намаз укуларын, гыйлем белән гамәл кылуларын таләп итәргә тиеш.
Җомга көнне, 4 нче ноябрьдә өйлә намазына кадәр Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында көзге лагерьның ябылу чарасы була. Рөстәм хәзрәт, белемнәрен тикшерү ниятеннән, балалар арасында ислам нигезләре буенча конкурс уздырачак.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100