Татарстан мөфтие "Рухи мирас" премиясен тапшырды

03 ноябрь 2016 ел 09:47
Татарстан мөфтие "Рухи мирас" премиясен тапшырды

Бүген Диния нәзарәте бинасында җиденче тапкыр "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтә. “Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Габделхак Саматовның улы Таһир Саматов, мөселман уку йортлары җитәкчеләре, шәкертләр һәм Габделхак хәзрәтнең укучылары катнаша.

"Габделхак хәзрәт Саматов совет заманында динебезне саклап калган,  берничә буын дин әһелләрен тәрбияләгән олуг остаз. Ул Татарстанда иң беренче рәсми мәдрәсәне эшләтеп җибәрә. Башта Чистайда ача, аннары Казанда оештыра. Аның шәкертләре хәзер үзләре дә мөфтиләр, хәзрәтләр. Габделхак хәзрәтне күпләр шәригать  хөкемнәрен үтемле итеп аңлатып биргән казый  буларак беләләр. Дини сорауларга җавап рәвешендә чыккан китаплары, вәгазьләре,  хөкемнәре аның зур гыйлем иясе булуы хакында сөйли.   

Габделхак хәзрәт дини яңарыш башланган чорда күп сандагы дини эшләргә җитәкчелек итә. Замандашлары сөйләвенә караганда, нинди генә кыен хәлләргә тарыса да ул сабырлыкка, тынычлыкка чакырган дин әһеле. Аның елый-елый дога кылганнарын искә төшерәләр.  Хәзрәтнең ихласлыгы көчле иде диләр", - дип сөйләде мөфти ачылыш тантанасында.

Мәгълүм булганча, ел саен әлеге укуларда  дин өлкәсендә зур тырышлык куйган, рухи мирасыбызны саклаучы шәхесләргә Диния нәзарәтенең "Рухи мирас" бүләге тапшырыла. Быел әлеге олуг бүләккә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев лаек булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы