Гаилә мәчетендә балаларны якшәмбе укуларына көтеп калалар
07 ноябрь 2016 ел 09:24
Гаилә мәчетендә каникул буе дәвам иткән көзге лагерь ябылды. Малайлар һәм кызлар атна буе мәчеткә килеп, ислам дине нигезләреннән үзләренең белемнәрен ныгыттылар, әдәп-әхлакка өйрәнделәр, өлкәннәр белән бергә өйлә намазларын укыдылар. Лагерьның соңгы көнендә алар өчен махсус викторина оештырылды. Балалар Коръән, сира, фикъһ фәннәреннән шактый катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан аларга бүләкләр тапшырылды.
Лагерь ябылу балалар өчен кышкы каникулларга кадәр мәчет ишеге ябылу дигән сүз түгел, әлбәттә. Гаилә мәчете коллективы балаларны якшәмбе укуларына көтеп кала.
Соңгы яңалыклар
06 февраль 2024 ел 09:24
05 февраль 2024 ел 18:26
05 февраль 2024 ел 13:12
05 февраль 2024 ел 12:49