Бүген халыкны кабул итү көне: "Подвалдагы мәчеткә яңа бина төзер идек"

08 ноябрь 2016 ел 12:12
Бүген халыкны кабул итү көне: "Подвалдагы мәчеткә яңа бина төзер идек"

Атнаның сишәмбе көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә халыкны кабул итү көне уздырыла.

Кабул итү вакыты сәгать 10.00дә башланып, 12.00гә кадәр бара. Мөселманнарны кызыксындырган сорауларга мөфти урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре җавап бирде.

Бүгенге кабул итүгә килгәндә исә, нәзарәткә гозер белән килүчеләр арасында дин кардәшебез Илдар Миншаһаев та бар иде. Аның белән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләште.

Илдар әфәнде  Казанның  Ай нуры мәчетендә имамга ярдәм итеп йөрүе хакында әйтте. Мәгълүм булганча, әлеге мәчет Мәскәү районында йорт подвалында урнашкан.  Шуңа да карамастан, 15 ел эшләп килә, биредә дини сабаклар укытыла, җомга намазлары да үткәрелә.  15 ел дәвамында мәчетнең имам-хатыйбы Марзанур хәзрәт Яруллин иман йортын булдырып, аны ремонтлап, эшләтеп килә.

Илдар Миншаһаев әйтүенә караганда,  мәчет мәхәлләсе бик зур нияткә килгән – мәчетнең яңа матур бинасын төзергә телиләр. “Изге юлда йөрүчеләр, шәһәр җитәкчеләре, иманлы дин кардәшләребез ярдәмендә яңа мәчеткә күчәргә өмет итәбез. Ни өчен өметләнәбез соң? Безгә 15 ел элек бирелгән җир бар иде. Архив документларын карадым. Иманлы бәндәләребез ярдәм итсә дип, шушы мәчет төзү эшен башлап җибәрергә ниятләдек. Күп еллар подвалда эшли алган мәчетне күркәм биналы итәсе килә. Шушы теләгебез шәһәр башлыкларына да, дин өлкәсендәге җитәкчеләребезгә дә, дин кардәшләребезгә дә барып ирешсә иде”, - диде ул.   

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу хакта мөфтигә, шулай ук Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитовка җиткерәләчәге, алга таба бу мәсьәлә хакында сөйләшүләр булачагы хакында әйтте. “Үзара киңәшеп-сөйләшеп, халык белән бергә, иганәчеләр ярдәмендә, мәчет җир астыннан чыксын дип, бергәләшәп тырышлыклар куярга язсын”, - диде ул һәм "Хозур" китабын бүләк итеп бирде.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: 2 37 94 82.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы