Кайбычта баш казый белән очрашулар оештырылды

09 ноябрь 2016 ел 10:04
Кайбычта баш казый белән очрашулар оештырылды

Кайбыч районы мөхтәсибәтендә республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, төбәк казые Инсаф хәзрәт, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт катнашында өч зур чара оештырылды.

Беренче чара Олы Кайбыч авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамлануга бәйле иде. Әлеге форсаттан, мәчеткә зур ярдәм күрсәткән җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне, якташларны җыеп, рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңрак Җәлил хәзрәт Олы Кайбыч балалары белән очрашты, аларга үзенең нәсихәтләрен җиткерде. Инде кичкә Олы Кайбыч мәдәният йортында барлык район халкы өчен вәгазь кичәсе оештырылды.

Барлык чараларда да катнашучылар Җәлил хәзрәтне бик яратып тыңладылар.

Кайбыч районы мөхтәсибәте Җәлил хәзрәткә районга килүе һәм очрашуларны алып баруы өчен олы рәхмәтләрен белдерә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы