Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Арча мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Районның үзәк мәчетендә Арча районы мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышында катнашты, имам-мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев белән җирлектәге дини эшләр хакында сөйләште. Чарада район авылларыннан имамнар, абыстайлар, мөгаллимнәр җыелган иде. Рөстәм хәзрәт аларга мөфти сәламнәрен тапшырды, дини эшләрне алып баруда уңышлар теләде.
Җыелышта изге Коръән аятләре укылып, илебезгә, мәхәлләләребезгә хәер- бәракәт сорап дога кылынды.