Рөстәм хәзрәт Батров Белоруссиягә сәфәр кыла

10 ноябрь 2016 ел 14:02
Рөстәм хәзрәт Батров Белоруссиягә сәфәр кыла

11 ноябрьдә Беларусь Республикасы Минск шәһәрендә җәмигъ мәчете ачыла.  Мәчет ачу тантанасында күп сандагы рәсми һәм дини кунаклар, шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның катнашуы көтелә. 

Минск шәһәрендә яңа иман йорты 1962 елда җимерелгән мәчет макеты үрнәгендә төзелгән. Биредә берьюлы 1,5 мең мөселман намаз укый алачак. Минскидагы бердән-бер мәчет Көнчыгыш Европадагы иң зур мәчет булып тора. 

Тарихка күз салсак, Минскида беренче таш мәчетне татарлар 19 гасыр ахырында төзегәннәр. Әмма совет хакимияте урнашкач ул эшләүдән туктый. Бары тик сугыш елларында гына вакытлыча ачыла.  1962 елда исә тулысынча җимерелеп бетә.

Яңа мәчет 2014 елда салына башлаган. Әмма матди кыенлыклар булу сәбәпле төзелеш берничә елга туктатыла. 2013 елда кабат башлана. 2016 елда Төркия ярдәмендә төзелеп бетә. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы