Чаллыда иң күренекле аксакалны ачыкладылар

11 ноябрь 2016 ел 10:36
Чаллыда иң күренекле аксакалны ачыкладылар

   10 ноябрьдә Чаллының “Туфан” мәчете аксакаллары җыелышы узды. Анда 14 кеше катнашты. Бабайлар Рабигүл-әүвәл аена әзерлек, Мәүлид кичәсенә багышлап якшәмбе укуларына йөрүчеләр арасында викторина уздыру, мәчет эшчәнлегендә активрак катнашу, яшьләр белән эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәчет аксакаллары очрашуында Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин чыгыш ясады.   

   Җыелышның икенче өлешендә мәчетнең иң күренекле аксакалын сайлау мәсьәләсе тора иде. Ул яшерен тавыш белән ике турда узды. Иң күп тавыш 79 яшьлек Җәмил Нурулла улы Хөснуллинга бирелде. Җәмил ага мәчетнең барлык эшләрендә дә актив катнаша, дежурлык итә. Килгән халык белән һәрвакыт йомшак мөгамәләдә була.

   Җәмил Нурулла улына мөхтәсибәтнең Аксакаллар Шурасы җыелышында истәлекле бүләк тапшырылачак. Чөнки аксакал үзе авыру сәбәпле ошбу җыелышта катнаша алмады. Шәһәр аксакаллары җыелышы  17 ноябрьдә “Туфан” мәчетендә узачак. 

Хәлил Шәрипов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100