Камил хәзрәт: Өч юнәлешкә игътибар бирәбез - нәшрият, интернет, дини мәгариф

11 ноябрь 2016 ел 17:30
Камил хәзрәт: Өч юнәлешкә игътибар бирәбез - нәшрият, интернет, дини мәгариф

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашты һәм чыгыш ясады.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында рәсми сөйләшүдә катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең экстремизмга каршы көрәшүдә башкарган эшләре белән таныштырды:

 - Бу эшне шартлы рәвештә өчкә бүлеп карарга мөмкин. Менә шушы өч юнәлешкә игътибар бирәбез: нәшрият, интернет челтәре, мәдрәсәләрдә, мәчетләрдә, курсларда алып барылган эшләр. 2016 елда нәзарәт карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты 2016 елда 80 мең данәдә 59 китап әзерләп бастырды. Шуларның алтысы дини секталарны, юнәлешләрне аңлатуга, калганнары дини гыйлем бирүчесе китаплар, әсбаплар.   “Шура” журналы, «Умма», «Дин вә мәгыйшәт” газеталары  бастырыла. Аларда даими рәвештә экстремизмга каршы язмалар чыга.

Диния нәзарәте интернет челтәрендә дә профилактик эшләрне киң җәелдерде. Бу максаттан түбәндәге проектлар тормышка ашырыла:

- «Ислам тудей» федераль порталы

- «Азан» интернет-радио

- Социаль челтәрләрдә рус һәм татар телләрендә битләр.

 - «Ислам против терроризма» сайты, - диде хәзрәт.

Шулай ук мөфти Татарстандагы дини мәгариф системасы корылышы хакында сөйләде. Бүгенге көндә мәчетләрдә укыту, дин әһелләре өчен белем күтәрү курсларын оештыруда зур эшчәнлек алып барылуын ассызыклады.

 - Бүгенге көндә Татарстанда  һөнәри белем бирүче 9 мәдрәсә һәм бер вуз эшләп килә. Дини гыйлем бирү оешмаларында барлыгы 4 мең студент белем ала. 2017 елда Болгар ислам академиясен ачу  ниятләнелә, ул Россиядәге дини мәгариф системасының иң югары өлеше булачак. Шуны да әйтергә кирәк. Татарстанда 600гә якын мәчет каршында курслар оештырылган, аларда 20 меңләп кеше дин гыйлеме нигезләрен өйрәнә.

Мөфти сүзен: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан күп эшләр башкарыла. Әлбәттә, болар барысы да төбәк, федераль хакимият вәкилләре белән үзара тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек  итеп алып барыла. Аллаһы ярдәме белән, 2017 елда да зур проектларны тормышка ашырырга язсын, иң беренче чиратта Болгар ислам академиясен эшләтеп җибәрергә насыйп итсен”, - дип төгәлләде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы