Казандагы басма китаплар ислам дөньясы кулъязмаларына караганда да кыйммәтлерәк - мөфти

14 ноябрь 2016 ел 09:31

Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе"ндә катнашучылар белән очрашты. Башта мөфти хәнәфи мәзһәбе асылы, биш тапкыр намаз укуның әһәмияте турында сөйләде, аннары “Мәхәллә” вәкилләре сорауларына җавап бирде, җомга вәгазьләренең ни өчен татар телендә үткәрелүе яклы булуын әйтте.

Очрашу сәгать ярымга якын вакыт дәвам итте. Ястү намазына кадәр генә аралашырга җыенган булсалар да, сөйләшү озаккарак сузылды. Очрашуда Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин соңгы проектларның берсе буларак Коръәннең заманча татар теленә тәрҗемәсе эшләнүен, аның рус теленә тәрҗемәсе инде әзер диярлек булуын билгеләп узды. Бу проектны Коръән-хафизларның зур төркеме эшләвен билгеләп узды.

"Догадан соң "Амин" дип әйтүгә карата да сораулар еш туа"

Мөфти мәзһәбкә кагылышлы сораулар даими бирелүен әйтте. “Кемдер “Коръән, сөннә” буенча яшисебез килә ди, ә безне “хәзрәт “Әбу Хәнифә шулай дип әйтте” дип сөйли дип гаепләмәкче булалар. Без Әбу Хәнифә дигәндә, Коръән, сөннәгә аның аңлавы аша таянабыз. Кеше “мин Коръән, сөннә буенча яшим” дигәндә, ул үзенең Коръәнне дөрес аңлап бетермәвенә таяна. Мондый, шулай ук догадан соң “Амин” дип әйтүгә карата да сораулар еш туа”, - дип белдерде Камил хәзрәт.

"Казандагы басма китаплар Ислам дөньясы кулъязмаларына караганда да кыйммәтлерәк"

Республика мөфтие тарихта татарлар арасында мәгърифәтчеләр, дини гыйлем ияләре күп булганына да игътибарны юнәлтте, Шиһабетдин Мәрҗәни, Габделнасыйр Курсави кебекләрне мисалга китерде.

“Әбу Дабида табылган китапларның берсендә “шәех Мәрҗаниның китабына, аның гыйлемлелегенә шаккаттым” дигән юллар бар. Анда автор бөек галим Казан китаплары турында сөйләп, “шул китапларны яңадан бастыручы кешеләр табылса икән, чөнки Казандагы басма китаплар Ислам дөньясы кулъязмаларына караганда да кыйммәтлерәк” ди. Гәрчә бабайларыбыз һәр битне аерым кургаш белән язсалар да, борынгы китапларда бит хаталар да юк диярлек. Хәзер компьютерда күпме тикшерсәк тә, хаталар күп китә.

Без үзебезнең ата-бабаларыбыз белән горурланабыз – революциягә кадәр 30 мең төрле хезмәт чыгарылган, тагын кем моның белән мактана ала, кайсы халык Коръәнне шулай тараткан”, - дип билгеләп узды Камил хәзрәт.

Иң оста Коръән-хафиз Хаҗга юллама ота

Мөфти тарихка тукталып, 1918 нче елда бер төн эчендә шәехләрнең атып үтерелү вакыйгасын искә төшерде. “Әлхәмделлилаһи, хафизлар да сакланды”, - дип, ул татарлар арасында элек-электән Коръән-хафизлар булуын да билгеләп үтте, 1986-1996 еллар аралыгында гына республикада Коръәнне яттан белүчеләр булмавын әйтте.

Очрашуда бирелгән сорауларның берсе нәкъ менә шул хафизлар өчен республикада үткәрелә торган чаралар турында иде. Камил хәзрәт моңа җавап биреп: “Диния нәзарәтендә хафизларны елга бер мәртәбә җыябыз. Быел Коръән укучылар һәм хафиз ир-атлар арасында республикакүләм бәйгене Галиев мәчетендә, хатын-кызлар өчен Зәңгәр мәчеттә уздырырга ниятлибез. Беренче урынга лаек булучылар Хаҗга барачак, икенче урынны алган кешеләргә Гомрәгә юллама бирелә, өченче урынга бүләкне әле уйламадык”, - диде мөфти. Ул конкурсларның бары тик татар телендә генә алып барылачагын әйтте. Бәйгенең мөхтәсибәтләрдә, казыяттә турлары узган, кульминация ярышлары Казанда үткәреләчәк.

 Болгар ислам академиясендә лекцияләр, беренче чиратта, гарәп телендә булачак

Болгар ислам академиясендә татар телендә лекцияләр булырмы дип сораган вәкилгә, Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Беренче чиратта, гарәп телендә булачак. Татар кафедрасы да булырга тиеш дип өметләнәбез”, - диде.

Социаль челтәрләрдә эш алып баруына кагылышлы сорауга җавап биргәндә, Камил хәзрәт үзенең бары тик Инстаграмда гына булуын, кайбер презентацияләрдән скриншот ясавын әйтте.

"Коръән ул гарәп телендә, тәрҗемәсе ул инде Коръән түгел"

Коръәнне кайсы телдә өйрәнүнең аермасы бармы дигән сорауга, мөфти: “Коръән ул гарәп телендә генә, теләсә кайсы тәрҗемә ул инде Коръән түгел, ә мәгънәсе генә, шуңа күрә без намазны да гарәпчә генә укыйбыз, рус, татар телендә дә ярамый. Коръәнне дөрес итеп җиткерү өчен, шул халык аңлаган телдә ирештерергә кирәк. Кайвакыт кайбер аятьләрне дөрес аңламау каршылыкларга китергән, чөнки һәркем галим чапанын үзенә киеп карарга, үзенчә аңлатырга омтылган. Дөресен әйткәндә, бу куркыныч. Фикерләр плюрализмы булырга тиеш, әмма моңа хокук булганда гына. Хәзер “Ислам миңа кагыла” дип, һәркем үз сүзен әйтергә тырыша”, - диде Камил Сәмигуллин.

"Эре сәүдә үзәкләрендә намаз уку урыннары юк"

Казандагы эре сәүдә үзәкләрендә тәһарәтханәләр, намаз уку урыннары булмавына борчылып сорау бирүчеләр булды. Мөфти әйтүенчә, бу алардан тормый. “Сәүдә үзәкләренең хуҗалары моңа рөхсәт бирми. Әмма хафаланырлык урын юк, республикада мәчетләр саны җитәрлек, Казанда гына 81 мәхәллә бар, шулай булгач намаз укырлык урыннар бар”, - диде.

 Тирән белем алуга лаеклы илләр - Марокко, Иордания

Ислам буенча тирән белем алу өчен кайсы чит илгә бару кулайрак дип сораучыларга мөфти Марокко, Иорданиягә барырга киңәш бирде.

"Mahallah" – Татарстан Диния нәзарәте белән Россия ислам институтының уртак проекты. Татарстан һәм, гомумән, Россия төбәкләреннән киң карашлы мөселман яшьләрен җәлеп итүче әлеге мәктәп өченче тапкыр уздырыла.

Быел чарага Татарстан, Башкортстан, Сарытау, Мордовия, Екатеринбург, Ульяновск һәм башка төбәкләрдән 53 мөселман кешесе килгән. Алар арасында мөселман оешмалары вәкилләре, үз төбәкләрендә төрле проектларны гамәлгә ашыручылар, мөселман балалар бакчаларында эшләүчеләр, яшь имамнар бар.

"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана