Мамадыш мәдрәсәсендә яңа мөгаллим

14 ноябрь 2016 ел 12:05
Мамадыш мәдрәсәсендә яңа мөгаллим

Узган атнада, “МамадышТВ“ телеканалы эфирына чыккан “Иман вә әхлак“ тапшыруы аша, тамашачылар шәһәр мәдрәсәсенең яңа мөгаллиме-Ислам хәзрәт белән таныша алдылар. Мамадыш халкын мөселман дине нигезләренә Ислам Илдар улы Мостафин төшендерәчәк. 

Ислам хәзрәтнең туган шәһәре - Казан. Мәктәпне тәмамлап, Кабан арты мәдрәсәсендә белем алган.

Дамаск шәһәренең “Абаннур” институтында, аннары “Фәтхүл-ислами” университетында ике ел белем эстәгән.

Казан каласының Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән.

Өйләнгән, хәләл җефете Гөлнар белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Тәвәкәлләп тору урынын алыштырган, Мамадыш шәһәренә кайтып мөгаллимлек итәргә ризалык биргән Ислам хәзрәткә изге эшендә уңышлар телибез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100