Шәкертләр танылган татар каллиграфы белән очрашты

14 ноябрь 2016 ел 16:45
Шәкертләр танылган татар каллиграфы белән очрашты

14  ноябрь көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре танылган татар хаттаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәкъкаш (Исмәгыйлев) белән очрашты.

Нәҗип Нәкъкаш — татар мәдәниятендә каллиграфия сәнгатен яңадан торгызу, саклау һәм үстерүдә биниһая эшләр башкарган шәхес. Ул мәдрәсә шәкертләренә үзенең тормыш юлы турында сөйләде, эшләгән хезмәтләре белән таныштырды һәм шәкертләргә мастер-класс үткәрде.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Нәҗип Фәйзрахман улының милләтебездә уникаль шәхес булуын ассызыклап, шәкертләргә аннан мөмкин кадәр күбрәк дәресләр алырга, татар шәмаилләренең эшләнеше белән кызыксынырга, тугралар ясарга өйнәнергә өндәде.

Очрашу ахырында, мәдрәсә шәкертләре, мөмкинлектән файдаланып, танылган каллиграфка үзләренең исемнәрен каллиграфик ысул белән яздырттылар. Әлеге тугралар озак еллар очрашу истәлеге булып хезмәт итәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100