“Татар-информ” агентлыгы “Илаһи моң” фестиваленнән онлайн-трансляция оештыра

14 ноябрь 2016 ел 17:37
“Татар-информ” агентлыгы “Илаһи моң” фестиваленнән онлайн-трансляция оештыра

Бүген 18.00дә “Казан” милли мәдәни-үзәгендә "Илаһи моң" фестиваленең йомгаклау концерты булачак. “Татар-информ” агентлыгы әлеге концерттан онлайн-трансляция оештыра. Аны түбәндәге сылтама буенча карап булачак - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/6/.

Хәзерге минутларда катнашучылар өчен семинар бара. Биредә кунаклар үзара фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша, сорауларына җаваплар ала. Шуннан соң җиңүчеләр билгеләнгәч, кичкә концерт номерларын кабатлау башланачак.

Искәртеп узабыз: Фестивальне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләүче Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү ресурс үзәге, Татарстан республикасының Диния нәзарәте, Россия ислам институты белән бергә Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәрә.

Катнашучылар өч төп номинациядә ярыша: “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы”, “Халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару: мөнәҗәтләр, бәетләр” һәм “Әдәби мирас әсәрләрен башкару: “Кыйссаи Йосыф”, “Бәдавам”, “Бабахан дастаны” һ.б.”.

Фестивальдә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең Киров, Кемерово, Курган, Омск, Пермь, Төмән, Мәскәү Ульян өлкәләреннән вәкилләр катнаша, Дагыстан Республикасыннан кунаклар килгән.

Казан, 14 ноябр, «Татар-информ»
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100