ТР МДН Коръәнне татар мәкаме белән укучыларны бүләкләде

15 ноябрь 2016 ел 10:14
ТР МДН Коръәнне татар мәкаме белән укучыларны бүләкләде

14 ноябрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Илаһи моң" рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивале уздырылды.

Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Хәзрәт барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. “Мөфти хәзрәтебез әйткәнчә, Коръәнне саклаучылар – Коръәнхафизлар бездә һәрвакыт булган. Басма Коръәнне дөньяга танытучылар да татарлар. Безгә Изге Китапның әһәмиятен, дәрәҗәсен аңлап, аны өйрәнүне дәвам итү мөһим. Яшьләребезгә дә шуны теләп калабыз”, - диде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән  “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы” номинациясендә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук фестивальдә мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты. Ул  "Көйләп китап уку" номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Фестивальне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү ресурс үзәге, Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты,  Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәрде.

Катнашучылар өч төп номинациядә ярышты: “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы”, “Халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару: мөнәҗәтләр, бәетләр” һәм “Әдәби мирас әсәрләрен башкару: “Кыйссаи Йосыф”, “Бәдавам”, “Бабахан дастаны” һ.б.”.

“Илаһи моң” фестивале нәтиҗәләре

Быелгә конкурска төрле өлкәләрдән йөз иллеләп аудио-видео язмалар килде. Шулардан кырык башкаручы финалга узды.

Финал нәтиҗәләре:

Татар мәкаме белән Корьән номинациясендә җиңүчеләр:

Өлкәннәр арасында:

3 урын – Хафизова Илһамия

2 урын – Хәсәншина Зәйнәп (Түбән Кама)

1 урын – Нәфыйгынә Әминә (Тәтеш)

Балалар арасында:

3 урын – Әүхәдиев Габдрахман

3 урын – Яһүдин Илназ

2 урын – Фралова Лилия

1 урын - Хаҗиев Илзам

Көйләп китап уку номинациясендә җиңүчеләр:

Өлкәннәр арасында:

2 урын – Миначева Рәйнә (Чупрәле)

1 урын- Гыйзәтуллина Гөлсылу (Мамадыш)

Балалар арасында:

1 урын – Вәлиуллина Лилия (Норлат)

Ансамбльләр

1нче урын – “Кояш” ансамбле, Киров өлкәсе, Нократ Аланы шәһәре.

Халык авыз иҗаты номинациясендә җиңүчеләр:

Өлкәннәр арасында:

2 урын – Насыйбуллина Гөлинә (Чүпрәле)

1 урын – Нәрмиева Мәдинә  (Кукмара)

Балалар арасында:

3 урын – Нәбиева Зилә (Балтач)

2 урын- Аитова Ләйсән (Осинова бистәсе)

1 урын – Фәйзуллина Әлинә (Саба)

Ансамбльләр:

2 урын – “Тургаем” ансамбле. Пермь өлкәсе Чернушка районыннан килгән. Алар үз төбәкләрендә  Сулмаш авылында чыккан мөнәҗәтне башкардылар

1 урын – Рамазановлар. Гаилә ансамбле. Төмән өлкәсе Янтык авылы.

Балалар арасында:

1 урын – “ Ак калфак” балалар ансамбле.

Моннан тыш матур чыгыш ясаучылар:

Габдерәхим Утыз Имәни. Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр. Мәликә Мотыйгуллина башкаруында.

Кунаклар:

Дагыстаннан килгән кунаклар: Нурмөхәммәтова Айшат, Алиева Хадиҗат, Бахадори Ләйлә, Абдуллатипова Әнисәт, Рәсулова Бахумеседо.

Лилия Җиһаншина җитәкчелегендәге “Хәзинә” фольклор ансамбле,

Илгиз Шәйхразиев,

Казан дәүләт мәдәният институты каршындагы "Җомга көн" фольклор ансамбле, җитәкчесе Алсу Еникеева.

"Татар-информ" фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана