Атнаның һәр сишәмбесе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә кабул итү көне буларак уза. Халыкны кабул итү алдан язылу буенча сәгать уннан уникегә кадәр бара.
Бүген мөфти кабул итү көне кысаларында мөселман кардәшләребезне борчыган мәсьәләләр буенча берничә очрашу-сөйләшү уздырды.
Аерым алганда, Татарстан мөфтие белән очрашуга Татарстан инвалидларының хокукларын һәм ихтыяҗларын яклаучы “Рух көче” («Сила духа») төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе ярдәмчесе Фәһимә Гаделшина килде. Фәһимә ханым инвалид мөселманнарга бирер өчен Коръәннең яңа басмасын сорады.
Мөфти белән очрашу вакытында ул: “Безнең оешмага бер төркем инвалидлар мөрәҗәгать итте, алар арасында Россия ислам институтында, Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә дини гыйлем алучылар да бар. Алар нәзарәтнең яңа басма нәшер итүе хакында ишеткәннәр. Һәм әлеге Коръәнне үзләрендә булдырырга бик телиләр. Аларның бу теләкләрен тормышка ашыру нияте белән Сезнең янга килдем”, - диде.
Камил хәзрәт, инвалид мөселманнарның теләкләрен тормышка ашырып, Фәһимә ханымга китапларны тапшырды. Шулай ук очрашу вакытында сүз ТР МДН һәм "Рух көче”оешмасы арасында хезмәттәшлек итү турында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итешү хакында барды.