Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин “Изге Болгар” – “Великий Болгар”, “Остров-град Свияжск” туристлык брендларын тәкъдим итү чарасында катнашты. Әлеге рәсми брендлар “Visit-Tatarstan» программасын тормышка ашыру кысаларында эшләнгән.
Беренче Болгарга кагылышлы брендны татар милли бизәкләре белән ясалган чулпы стилендә эшләгәннәр. График логотип шул ук вакытта калканны хәтерләтә. Моннан тыш өчпочмак Бөек Болгарның картадагы чикләре дә. Әлеге калканга ошаган логотипка чулпы тәңкәләре төсле өстәмә бизәкләр дә “тагарга” мөмкин дип аңлаттылар дизайнерлар.
Зөя утрау-шәһәрчеге логотибына зур балык һәм чиркәүләр төшерелгән.