ТР МДН нең “Зәкят” хәйрия фонды халыкара балалар көне алдыннан “Сәламәт бул! Зур үс!” дип аталган акция башлап җибәрә. Акция 4 яшьлек Ислам Салаховка ярдәм итү йөзеннән 20 ноябрьгә кадәр үткәрелә. ДЦП диагнозлы әлеге балага дәвалану узар өчен 20 000 сум кирәк.
Балага һәр ай саен физкультура өчен 20 000 сум кирәк. Ә менә тернәкләндерү курсын үтү тагын 64550 сумга төшә. Олы йөрәкле кешеләр ярдәме белән 43 меңе җыелды.
Бүгенге көндә Ислам утыра, басып тора, йөри, сөйләшә алмый. Аңар бары тик елга 4 тапкыр дәвалану курсы үтү генә булыша ала.
Исламга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр "ЗАКЯТ" сүзен һәм сәдака күләмен язып 7715 номерына юллый ала. Шулай ук Сбербанк счетына күчерергә мөмкин - 639002629014626229 (Карта Альметова И.М.).