Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллының Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән Утыз Имәни исемендәге мәчет ачылышында катнашты һәм мәхәллә халкы белән аралашты.
Аннары өйлә намазыннан соң сәфәрен дәвам итте - Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчетендә район мөселманнары белән очрашты. Алар белән мөселманнарны борчыган мәсьәләләр турында фикерләште.
Аерым алганда сүз Коръәнне дөрес уку хакында барды, шулай ук мөфти фикъһ буенча сорауларга җавап бирде.