Кукмараның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү буенча конкурс булып үтте. Әлеге чарада хөрмәтле кунаклардан республика мөселманнары диния нәзарәтенең Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хайруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Районыбыз авылларыннан катнашырга теләк белдергән олылар да, кечкенәләр дә үз осталыкларын күрсәтеп лаеклы урыннар алдылар. Җиңүчеләр диплом һәм мөфтиятебез тарафыннан бастырылган китаплар белән бүләкләнде.
Әлеге чара, районда беренче генә мәртәбә үткәрелдсә дә, бик күңелле үтте һәм соңыннан барлык килгән кунаклар, мондый күркәм чаралар дәвамлы булса иде дип, бергәләп дога кылды.