20 ноябрьдә Әлмәтнең Мәрҗани урамында урнашкан үзәк мәчетендә “Туган телем” дип аталган туган телне саклау проекты кысаларында татарча диктант яздылар.
Әлеге чараны мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге оештырды. Анда 50 дән артык кеше катнашты.
Диктант яза башлаганчы катнашучыларны имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. Шулай ук ул иң яхшы язучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.