Мәчетләребезгә күбрәк галимнәребез исемен бирик

21 ноябрь 2016 ел 10:59
Мәчетләребезгә күбрәк галимнәребез исемен бирик

19 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә чираттагы мөселман гыйбадәтханәсен – Утыз Имәни исемендәге мәчетне ачу тантанасы булды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Ул мөселманнар алдында ясаган чыгышында болай диде: “Яңа мәчеткә галимебез Утыз Имәни исеме бирелүен ишеткәч бик сөендек. Чөнки галимнәребез исемен йөрткән мәчетләребез  берничә генә. Хәтта имам Әбү Хәнифә исемен йөрткән мәчетебез дә юк. Мәчетләребезгә галимнәребез исемен куштырыйк, аларны өйрәник. Чөнки бу безнең мирасыбыз, тарихыбыз.” 

Мөфти хәзрәт шулай ук җөмһүриятебездә һәр ике атна саен бер мәчет ачылып торуын, бүгенге көндә 1500дән артык мәчет эшләвен хәбәр итте. Камил хәзрәт мәчетне төзүгә зур өлеш керткән дин кардәшләребезгә  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шундый хөрмәткә  иң беренче булып төзешне башыннан ахырына кадәр җитәкләгән, хәзер яңа мәчетнең имам-хатыйбы булган шәһәрнең мактаулы гражданы Сәлихҗан Гали улы Гайниев лаек булды. Мөфти хәзрәт аңа хөрмәт йөзеннән яңа чапан кидерде. Төзелешнең төп иганәчесе “Еврогрупп” Идарә компаниясе генераль директоры Алексей Вячеслав улы Миронов, башка иганәчеләр исеменә дә күп рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр бирелде. Иганәчеләрне Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин  да бүләкләде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов Чаллы шәһәрендә узган елны балалар саны 600гә артуын, бу санның алдагы берничә елда тагын кабатланачагын әйтте, шәһәрнең картаймаячагын, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният үзәкләре, гыйбадәтханәләр  кирәк булачагын искәртте. Рамил Мәрван улы яңа мәчеткә мәгърифәтче, дин галименең исеме бирелүне хуплады, аның укучыларда зур кызыксыну уятачагын билгеләде.

   “Утыз Имәни” мәчете шәһәрнең көнчыгыш өлешендә - яңа “Мәләкәс аръягы” бистәсендә (Аэродром ур. 20) төзелде. Ул  ике катлы заманча бинадан гыйбарәт. Мәчетнең беренче катында хатын-кызлар, икенче катында ирләр заллары, җәмгысе 180 намаз укучыга исәпләнелгән. Уку класслары бар.  Ягъни ул гадәти бистә мәчете. Урыны бик тә тыныч җирдә - Мәләкәс елгасы буенда.

Мәчетне ачу тантанасында Чирмешән районының Утыз Имәни авылыннан һәм Лениногорск районының Тимәш авылыннан делегацияләр катнашты. Чөнки Габдрәхим Утыз Имәни хәзрәтләре Чирмешән районының Утыз Имән авылында туган (әнисенең авылы), ә Тимәш авылында (әтисе авылы)  яшәп вафат булган, шунда җирләнгән. Галим ятим булып үсә, кечкенәдән гыйлемгә тартыла, Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый, Харәзм, Әфганстанда сәяхәт итә. Йөзгә якын дини һәм фәнни хезмәтенең шактый өлеше гарәп һәм фарсы телләрендә язылган. Ул хәзерге Лениногорск районының Сарабиккол, Куакбаш авылы мәдрәсәләрендә дәресләр дә бирә. 

   Тантанада шулай ук күрше-тирә районнар имам-мөхтәсибләре, шәһәр имамнары, күп санлы  мөселманнар катнашты. Яңа ачылган мәчеттә өйлә намазы башкарылды, Коръән укылды, догалар кылынды.

   Шуны да әйтик, мәчеткә истәлек тактасы да куелган. Анда ошбу гыйбадәт йортының Алексей Вячеслав улының  матди ярдәме белән Аллаһы ризалыгы өчен,  әнисе Әлмира Фәрәхетдин кызына дога өчен  төзелүе хәбәр ителә. 

Хәлил Шәрипов, Чаллы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы