Бүген Биектау районының үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды.
Беренчеләрдән булып намаз уку бүлмәсен Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Биектау авылы мәчетләре имамнары һәм хастаханәнең баш табибы Рамил Зиатдиновлар карады. Алар шунда ук беренче намазны укыдылар.
Намаз укучылар өчен монда барлык шартлар да тудырылган. Аерым тәһарәтханә бар. Намаз уку бүлмәсе ике өлешкә: ир-атлар һәм хатын-кызлар урыны итеп бүленгән. Шулай ук биредә дини календарьләр, намаз вакытлары күрсәтелгән белешмәлек тә урын алган.
Монда авырулар да, аларның якыннары да иркенләп намаз укый, күңелләренә тынычлык таба ала.