Лениногорск халкы җәй дәвамында төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерде, көзен исә гошер сәдакасы итеп үзәк мәчеткә китерде. Яшелчәләрне мәчет мохтаҗларга таратты. Бер өлешен октябрьдә, тагын бер тапкыр 21 ноябрьдә Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсенә юллады.
Хәдисләрдә язылган: “Сәдака бирүченең байлыгы беркайчан кимемәс”. Сәдакаләребезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын!