«Гыйбадәте исламия» исемле китап буенча викторинаның икенче туры бара

22 ноябрь 2016 ел 13:54
«Гыйбадәте исламия» исемле китап буенча викторинаның икенче туры бара

Республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелеп килә. Ноябрь дәвамында аның икенче туры – казыятьләрдә үткәрелә.

Мәгълүм булганча, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы” дип игълан ителде. Бу ел кысаларында Әбү Хәнифә мәзһәбенең әһәмияте, аның мирасы, байлыгы белән таныштыручы күп кенә чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе -Әхмәтһади Максудиның (1868-1941) “Гыйбадәте исламия” китабы буенча балалар арасындагы викторина. Әлеге бәйгенең  төп максаты яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре буенча белемнәрен арттыру.

Бу хакта тулырак мәгълүмат биредә: “ГЫЙБАДӘТЕ ИСЛАМИЯ”  КИТАБЫН БАЛА ЧАКТАН ӨЙРӘНЕП ҮСҮ КИРӘК

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы