Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге нәзарәт делегациясе Сургутка эшлекле сәфәр кыла. Татарстан дин әһелләрен Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов каршы алды.
Таһир хәзрәт кунакларны – Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевны, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны, Ислам кабул итүгә 1000ел мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинны һәм башка дин әһелләрен Сургуттагы җәмигъ мәчете белән таныштырды.
Мәҗлес мәчеттә узды. Биредә Камил хәзрәт җирлектәге дин әһелләрен сәламләп чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында ТР МДН һәм ХММО МДН арасында күптәннән нәтиҗәле хезмәттәшлек, җылы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп узды. Әлеге мәҗлестә ике дини оешма арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Килешүгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов кул куйды.
Шулай ук бүген Сургут дәүләт университетында “Себер шартларында яшьләрне берләштерүдә ислам традицияләренең һәм кыйммәтләренең роле” - "Роль и значение исламских традиций и ценностей для социализации молодежи в условиях Сибири" дип атлган конференция уздырыла.
Татарстан мөфтие әлеге чарада да катнашачак.