Казанның Үзәк стадионында мөселман яшьләре арасындагы спартакиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге чараны Казан шәһәренең физик культура һәм спорт комитеты оештырды. Ярышлар 21 ноябрьдә башланган иде. 4 көн дәвамында Казанның дини оешмаларыннан 17 команда үзара ярышты.
Ярышларга нәтиҗә ясагач, җиңүчеләр билгеле булды.
Иң төп бүләк - җиңү кубогы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә бирелде.
Әлеге чарада җиңүчеләргә бүләкләрне ТР МДНнең “Хәләл” комитеты һәм Хозур” нәшрият йорты әзерләде. Бүләкләү тантанасында “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов та катнашты һәм җиңүчеләрне тәбрикләде.