29 ноябрьдә Россия ислам институтында “Мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлегендә инновацион технологияләр” фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.
Конференциядә мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия, Мисыр, Үзбәкстан, Йәмин, Иран, Тунис дин белгечләре катнашты.
Фәнни чарада сүз дини дәресләрне укыту үзенчәлекләре; чит телләр һәм мәдәниятләрне өйрәтүнең заманча ысуллары; татар телле мәгълүмат кырын үстерү; Ислам икътисады актуаль проблемалары һәм аны укыту үзенчәлекләре хакында барды.