Эленмә такталарда әниләрне зурлаган хәдисләр язылган

28 ноябрь 2016 ел 09:58
Эленмә такталарда әниләрне зурлаган хәдисләр язылган

Әниләр көне уңаеннан Балык Бистәсе районы мәчетләрендә әниләребезгә багышланган вәгазь кичәләре үтте. Газиз әниләребез  өчен мул табыннар корылды. Шул ук көнне  мөхтәсибәтнең дүрт авылына "Җәннәт  - әниләрегезнең аяк астында" дип язылган Пәйгамбәрез с.г.с. нең хәдисләре язылган эленмә такталар куелды.

Әни! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң газиз сүз. Яшь баланың авызыннан чыга торган иң беренче сүз ул! Һәр әни үз баласын кешеләр белән сөйләшергә, олыларны ихтирам итәргә, тәрбияле, акыллы булырга өйрәтә. Һәр әни үз баласын кешелекле булырга өнди. Баласы юлда булса, төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, саклаучы да ул - әни! Ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Ана белән бала арасындагы керсез мәхәббәт Аллаһ тәгалә бар иткән иң бөек хис ул.

Бер сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәһиссәләмнән Аллаһтан һәм аның Пәйгамбәреннән соң итагать итәсе кеше кем, мин кемне хөрмәтлим? - дип сорагач, Пәйгамбәребез:әниең, әниең, әниең, аннан соң гына әтиең, дип әйтте, - ди. Димәк, без иң элек әниләребезгә итагать итәргә тиешбез, Аллаһ Тәгаләгә һәм аның Расүленә итагать иткәннән соң. Гомумән,әйткәндә әгәр без әти-әниләребезне рәнҗетеп, аларны тиешенчә тәрбияләмичә, аларга ризасызлык белдереп дөньяда яшәсәк,хәтта намазларыбызны, фарыз гамәлләребезне һич кимчелексез үтәсәк тә, болар кабул булмыйлар.Пәйгамбәребез с.г.с.нең әниләр хакында тагын бер хәдисе бар. Ул: "Җәннәт әниләрнең аяк астында." - дип атала. Шуңа күрә,әниләребезне хөрмәтләп ,аларның ризалыгын алып яшәсәк иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы