25 ноябрьдә FIFA оешмасының генараль сәркатибе Фатьма Самура Әл-Мәрҗани мәчетендә кунакта булды. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин дәрәҗәле кунакны мәчет белән таныштырды һәм кыскача аның тарихын бәян итте. Шулай ук Мансур хәзрәт генараль сәркатипкә Мәрҗани мәчетендә эшләүче “Безнең никах” студиясе һәм “Балалар” сабыйлар үзәген дә күрсәтте.
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге