Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Мөфти Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов белән Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында үткәрелүче Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышында катнаша.
Җыелышта Аксакаллар шурасының быелгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Зиратларны тәртиптә тоту, дин әһелләренең каберлекләрен барлауга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.Чарага республика районнары аксакаллар шуралары рәисләре һәм мөхтәсибләре җыелды.