Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадышка эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Анатолий Иванов белән районда эшләп килүче мәдрәсәдә булды. Мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин мөдрәсәдәге уку-укыту эшләре турында сөйләде, китапханә белән таныштырды һәм сыйныфларны күрсәтте. Мөфти хәзрәтләре шәкертләр белән дә аралашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Мәдрәсә ачылуга сигез ел. Шул арада кичке бүлеген 130 кеше тәмамлаган. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 150 кеше белем ала.
Укытулар көндезге һәм кичке бүлекләрдә бара.