Бүген Апанайда Мәүлид бәйрәме, рәхим итегез!

02 декабрь 2016 ел 11:36
Бүген Апанайда Мәүлид бәйрәме, рәхим итегез!

30 ноябрь көнне, мөселман календаренең өченче ае - Рабигыләүвәл ае башланды. Әлеге ай халыкта Мәүлид дип йөртелә. Мәүлид  -  Мәхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһү галәйһи вә сәллам) туган ае. Раббыбыз “Әхзаб” (Гаскәрләр) сүрәсенең 56 нчы аятендә: “Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез” – дия. Әлеге айда моэмин мөселманнар пәйгамбәрне зурлап Мәүлид бәйрәмнәре уздыралар.

Бөек Раббыбыз һәм аның Рәсүленә карата ихласлылыкны күрсәтә торган шундый чара 2 декабрь көнне Апанай мәчетендә узачак. Программада: Коръән уку, салаватлар әйтү, касыйдә һәм мөнәҗәтләр башкару, шулай ук Мәхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) турында файдалы вәгазьләр дә булачак.

Чара 17:30 башлана, керү ирекле.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100