Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан Кремлендә үткәрелгән Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында катнашты.
Рәсми чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Анда Татарстан Президенты Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, министрлар, төрле ведомство вәкилләре катнашты.
Утырышта сүз республикада алып барылган милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә кагылышлы сәяси мәсьәләләр турында барды.