Исламча тәрбия генә яман гадәтләрдән коткарыр

05 декабрь 2016 ел 12:44
Исламча тәрбия генә яман гадәтләрдән коткарыр

Республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелеп килә.

Әхмәтһади Максуди – атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист. Ул язган дәреслекләр, китаплар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Аның иң мәшһүр хезмәтләренең берсе «Гыйбадәте исламия» китабы. Бу китап Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча һәр мөселман белергә тиеш булган шәригать хөкемнәре, динебезнең нигезләре белән танышыра. Шулай ук анда еш кулланыла торган догалар, ислам бәйрәмнәре, мөбәрак көннәр һәм кичәләр турында язылган. “Гыйбадәте исламия” һәр татар мөселманның өстәл китабы булырга тиеш. Аны бала чактан өйрәнеп үсү кирәк. Белгәнебезчә, һәркемгә аңлаешлы булсын өчен “Гыйбадәте исламия” китабы хәзерге татар теленә күчерелде һәм “Хозур” нәшрият йортында берничә мәртәбә бастырылды.

4 декабрь көнне Менделеевскийда Ә. Максудиның “ Гыйбадәте исламия” китабына нигезләнгән казыят күләмендә бәйге үтте. Актаныш районыннан Айнур Мирзасалихов 2 урынны яулады һәм республика күләмендә дини гыйлемен сыный алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы