Пресс-релиз
Болгарда үткүрелүче Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уңаеннан
пресс-конференция
Үткәрү вакыты: 8 декабрь, 2016
Башлану вакыты: сәгать 10.00
Үткәрү урыны: «Татар-информ», конференц-зал. (Декабристлар ур., 2)
Катнаша:
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров
Матбугат очрашуында Татарстан мөфтие һәм аның беренче урынбасары Болгарда үткәрелүче мәүлид хакында, шулай ук ТР МДН мәүлид уңаеннан оештырылган Коръән конкурсы турында сөйләячәкләр. Әлеге конкурс республика күләмендә өч этапта уздырылды. Мәүлид аенда, 8 декабрьдә аның йомгаклау этабы үткәрелә һәм беренче мәртәбә Коръән конкурсында катнашучыларга хаҗга юллама тапшырылачак.
Мәгълүм булганча, 30 ноябрьдә Хиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – рәбигыләүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , “Мәүлид ән-Нәби” – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 11 декабрьдә Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасын уздыра. Чарада Татарстан җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Аның кысаларында җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Мәйгамбәргә багышланган поэма) башкару көтелә.
Журналистларны матбугат очрашуына чакырабыз!
ТР МДН матбугат хезмәте: 237-59-39
info@dumrt.ru