Лениногорскида мәчеткә үзенчәлекле балаларны җыйдылар

06 декабрь 2016 ел 10:07
Лениногорскида мәчеткә үзенчәлекле балаларны җыйдылар

4 декабрьдә Лениногорскиның Ихлас мәчетендә мәүлидкә һәм инвалидлар декадасына багышланган чара уздырылды.

Бу көнне мәчеткә үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары җыелды. Алар өчен махсус программа әзерләнгән иде. Шулай ук Булат хәзрәт Рәүпов аларны мәчеттәге музей белән таныштырды. Моннан тыш кунакларга чәй өстәле әзерләнгән иде.

Һәр балага һәм аларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чараны оештыручы Ләйлә ханым Гыймранова әйтүенә караганда, мөселман кардәшләребезнең үзенчәлекле балаларны шатландырасылары килгән. Аларның җиңел булмаган тормышларына ямь өстәргә теләгәннәр. Бу чара мәчеткә йөрүче балаларда инвалидларга карата дөрес караш тәрбияләү юлы да булып тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100