4 декабрьдә Азнакайда Коръән уку бәйгесенең казыять туры узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнары – Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Азнакайда җиңү яулаган ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнашты.
Коръән уку конкурсы ике номинациядә үтте: Изге Китапны яттан белү һәм көйләп дөрес итеп уку.
Коръәнне көйләп уку номинациясе буенча ир-атлар арасында
Ризван Шәрәпов (Баулы районы) – 1 урын,
Исмәгыйль Зарипов (Азнакай) – 2 урын,
Рәсим Садыйков (Баулы) - 3 урын.
Коръәнне яттан укуда Урыссу бистәсеннән Фәридүн Ходайдодов – беренче урында, Исмәгыйлов Билал (Бөгелмә) – 2 урында,
Корбанов Габдрахман (Урыссу) – 3 урында.
Хатын-кызлар арасында исә беренчелекне Хәдичә Әүһәдиева (Лениногорск) яулады. Икенче һәм өченче урыннарда Урыссудан Анжела Хәлфинә һәм Рәбиа Адалова.