Татарстан мөфтие Якын Көнчыгышка багышланган конференциядә катнаша

07 декабрь 2016 ел 10:31
Татарстан мөфтие Якын Көнчыгышка багышланган конференциядә катнаша

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш: Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геосәяси нәтиҗәләре” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнаша.

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә уздыра.

Конференция темасы – Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геополитик нәтиҗәләре.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында Якын Көнчыгыштагы вәзгыять, төрле илләрдәге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле үзгәрешләр, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышу бара.

Конференцияне үткәрү урыны:

Казан, Ершов ур., “Корстон” кунакханәсе, “Пушкин” залы.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы