Республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелеп килә.
4 декабрьдә викторинаның шәһәр турын Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин мөхтәсибәте уздырды.
Әлеге чарада “Госмания” мәктәбе укучылары да катнашты.
Ир балалар арасында алар 1, 3нче урыннарга, кыз балалар арасында 2,3 нче урыннарга лаек булдылар.