7 декабрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә “Россиянең дин әһелләрен берләштерүдә Мәрҗани мәчетенең роле: Ишмөхәммәт хаҗиның тормыш юлы, мирасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
Очрашуда күренекле дин әһеле, остаз Ишмөхәммәт Зәитовка (1752-1841) багышланган китап киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Китапның авторы - Россия һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Гали Гатауллин.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан һәм Башкортстан галимнәре, дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар.
Чараның оештыручылары булып Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе торалар.
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге