2016 елның 11 декабрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән Болгардагы “Ак мәчет” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнаша.
Болгарда дүртенче мәртәбә үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмендә рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары каралган. Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү көтелә.
2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.
"Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата.
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ МӘҮЛИД АЕ БАШЛАНУ УҢАЕННАН МӨРӘҖӘГАТЕ