Мәүлид ән-Нәби мөбарәк булсын!

11 декабрь 2016 ел 23:29
Мәүлид ән-Нәби мөбарәк булсын!

Бүген, 11 декабрьдә, республикабыз һәм төрле төбәк дин әһелләре, чит ил кунаклары, рәсми вәкилләр дүртенче мәртәбә Болгарга мөселманнар өчен олуг һәм шатлыклы бер бәйрәм – Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең Мәүлиденә, ягъни, туган көненә җыелдылар.

2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Быел  ул 11 декабрьдә ахшамнан соң керде. Шуңа күрә Болгарга  дин кардәшләребез иртәннән җыела башласалар да, төп бәйрәм чаралары кичке якта, икенде намазыннан соң булды.

Ак мәчеттә бәйрәм чарасының төп өлеше башланганчы нәзарәтнең дәгъват бүлеге һәм төрле  мәчетләрнең имамнары вәгазьләр сөйләп нәсихәтләрен җиткерде.

Бу арада исә Ак мәчет комплексының конференцияләр залында Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышы узды, анда академияне киләсе елда эшләтеп җибәрүгә кагылышлы рәсми фикер алышу барды. Белгәнебезчә, бабаларыбыз ислам кабул иткән тарихи Болгар җирендә Ак мәчетттән ерак түгел урында Болгар ислам академиясе төзелеп килә. Биредә төзелеш быел җәй көне башланды. Киләсе елга аны тәмамлау ниятләнелә.

Рәсми очрашудан соң мөфтиләрнең һәм җитәкчеләрнең сәламләве белән бәйрәмнең төп өлеше башланды. Әлеге күркәм чарада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов һәм башка дин әһелләре, рәсми затлар катнашты. Болгарга бүген республиканың барлык районары имам-мөхтәсибләре җыелды. Кунаклар арасында Төркиянең дин эшләре буенча идарәсенең Изге Коръән нөсхәләрен тикшерү департаменты җитәкчесе Хафиз Госман Шаһин, Дини басмалар департаменты җитәкчесе Юксәл Сәлман, Төркия, Иран, Казахстан илләренең Казандагы консуллары да бар иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәүлид бәйрәменең мөселманнар өчен шатлыгы һәм мәртәбәсе хакында җиткерде:

- Мәүлид - татарлар билгеләп уза торган иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Безнең бабайларыбыз, әбиләребез бу бәйрәмне мәчетләргә, өйләргә җыелып уздырганнар. Мәүлид ашларында салаватлар, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышлап касыйдәләр укыганнар. Җәмәгать, без бүген дә, Аллага шөкер, сөенеп, шатланып мәүлид үткәрәбез. Пәйгамбәрнең дөньяга килүенә шатлык белдерү, Аллаһы Тәгалә сүзләре буенча тиешле бер гамәл. Коръәндә Раббыбыз кушкан: "Ий Мөхәммәд! Кешеләр Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәтенә шатлансыннар!" ("Юныс", 58 аять)-дигән. Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм - рәхмәтләренең иң зурысы. Бу хакта Раббыбыз Коръәндә шулай әйткән: "Ий Мөхәммәд, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек" ("Пәйгамбәрләр ",107аять). Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны, гамәлләребезне кабуллардан кылсын!

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Камил Исхаковны ярдәмчесе итеп билгеләвен искә төшерде. Бүген мәүлид бәйрәме алдыннан узган утырышта аны учредительләр советы җитәкчесе итеп куелуы хакында әйтте. "Камил Исхаковның әтисе дә имам булып эшләгән. Нинди гаиләдә тәрбияләнсәң, күңелдә шул була инде", - дип сөйләде ул.

Минтимер Шәймиев Камил Исхаковның академияне гамәлгә куючылар белән эшләячәген, киләсе елның сентябрендә академиядә беренче уку елы башлансын өчен тормышка ашырырга кирәкле барлык эшләрне җитәкләячәген билгеләп үтте. "Дин әһелләрен табарга кирәк хәзер. Бөтен Россиядән имамнар белән эшләргә кирәк. Эш дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып башланырга тиеш. Бездән бәйле булганын эшләп, бу комплексны вакытында файдалануга тапшырырга тырышачакбыз. Анда укучылар, мөгаллимнәр составы өчен дә бөтен шартлар тудырылачак", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Бәйрәм кысаларында “Хозур” нәшрият йорты шушы бәйрәмгә махсус бастырган “Мәүлид ән-Нәби” китабы таратылды.

Чыгышлардан соң мәчеткә җыелган дин кардәшләребез хәтердән, шулай ук әлеге китаптан укып Сөекле Пәйгамбәребезне зурлаган салаватлар,зекерләр әйттеләр, касыйдә укыдылар.

...Әгәр шәфәгать кирәк исә эзләгез,

Ул Расүлнең сөннәтеннән бизмәгез.

Ий Мөхәммәд мостафа син, ий Расүл,

Кыл шәфәгать безләргә яүмүн-нүзүл...

Аннары исә төсле  утлар булып төнге Болгарны яктырткан салют бәйрәм шатлыгын мәчет эченнән салкын урамга таратты.

Мәүлид ән-Нәби мөбарәк булсын!

 ТР МДН Матбугат хезмәте, Айзирәк Гәрәева

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы