10 декабрьдә Буа районы Килдураз авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе булды. Кичәдә район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авылның мәчет имамы-хатыйбы Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин, авыл җирлеге җитәкчелеге һәм мәхәллә халкы катнашты.
Мөхтәсиб Илмир хәзрәт мәҗелесне вәгазь-нәсыйхәт белән башлап җибәрде. Ул сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ кешелек дөньясына ясаган йогынтысы турында сөйләде. Авыл имамы Кадим хәзрәт бөтен авылдашларны Мәүлид ае белән тәбрикләде. чЧа кысаларында Илмир хәзрәт мәчеткә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.